Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җәза чарасы итеп каракларга 10 ар мең сум штраф салына

 
Башка берәүнең  милкенә тию, аңа хуҗа булырга омтылу караклык дип атала, моны эшләүче хурлыклы "карак" исемен йөртә. Караклык халык тарафыннан да акланмый, теләсә кайсы дәүләт законнары шәхси милеккә кул сузучыны җинаятьчегә саный.
 
 
Моны һәркем белә. Әмма кеше малына кызыгучылар, кулы тик тормаучылар табыла шул. Менә бу мисал да шул турыда. Әхмәт егетләре Руслан Шиһапов (хәзер ул Югары Кәчидә яши) һәм Альберт Вакыйфов, үткән елның октябрь иртәсендә әле башланып кына килгән көнгә план коралар. Ничек кенә уйлап чыгарганнардыр, егетләр Татар Чиябашы авылына барып, койма аша берәүнең йортына үтеп керәләр. Йортта яшел төстәге "Урал" мотоциклына тап булалар чакырылмаган кунаклар. Һәм аны урларга булалар: капканы ачып, мотоциклны юлга этеп чыгаралар, шуннан соң гына кабызалар һәм җинаять урыныннан "Урал"га утырып качалар.
 
Моны эшләгәндә егетләрнең аңнары томаланган булмады микән? Юкса, мотоцикл хуҗасының  аны эзләтәчәген, "Урал"ны табу авыр булмаячагын һәм үзләренә җавап тотарга туры киләчәген уйларлар иде.
 
Билгеле, караклар тотыла, суд каршына басалар егетләр. Мотоцикл хуҗасына китерелгән 8000 сумлык зыянны каплауларын, җинаять кылулары өчен бик нык үкенүләрен, моңарчы бер дә хөкемгә тартылмауларын, башка кайбер нәрсәләрне истә тотып, Руслан Шиһаповның һәм Альберт Вакыйфовның җинаять эше аерым тәртиптә карала, җинаять уртача авырлыктагылар категориясенә кертелә. Суд егетләргә җәмгыятьтән изоляцияләми генә төзәлү мөмкинлеге бирергә була. Ә җәза чарасы итеп каракларга 10 ар мең сум штраф сала.
 
Шулай итеп, егетләрнең бер кирәкмәгән мәгънәсез гамәле аларга шактый кыйммәткә төшә. Гомерлек сабак ала белсеннәр иде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus