Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кибет киштәләрендә үзебезнең товарлар күпләп булачак

Татарстанда яшәүчеләрнең һәрберсе экономика үсешенә үз өлешен кертә ала. Товарның сыйфаты, бәясенә карата булган тәкъдимнәрен промышленность һәм сәүдә министрлыгының “кайнар линия”сенә   юллый ала.

Республикада “Татарстанныкын сатып ал” акциясе старт алды. Мин райондашларга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

 Кайсы ил продукциясен куллана икән алар? Шуңа җавап эзләдем.

Ләйсән Хәлиуллина:

-Үзебездә җитештерелгән сөт ризыклары бик ошый. Катнашмаларсыз сыйфатлы алар. Кулланучылар өчен тырышкан җитештерүчеләргә рәхмәт.

Фаил Мижаев:

-Дөресен генә әйткәндә, кайда җитештерелгәненә игътибар итмим. Бәлки дөрес тә эшләмимдер. Акция башланганын ишеткәч, мин игътибарлырак була башладым. Конкурста җиңеп, бүләк аласым килә.

Рания Каримова:

-Чит ил продукциясе турында берничә сүз әйтим әле. Танышымның тәкъдим итүе буенча 600 сумга крем алдым. Сөрткәннән соң битем кызарып чыкты. Шуннан соң чит ил әйберләрен кулланмый башладым.

Наталья Васильева:

-Һәркем безнеке белән чит ил әйберләрен чагыштыра. Безнең итләр тәмлерәк. Татарстанда терлекчелек югары дәрәҗәдә куелган. Ә сөт ризыклары ничек әйбәт-табигый. Бездә халык намус белән эшли, шуңа күрә ризыклар сыйфатлы, тәмле дә. Чит ил тавыкларын ашарлык та түгел.

Сораштырулардан күренгәнчә, Татарстанда җитештерелгән продукциядән дә яхшырагы юк икәненә төшендем.

Алия Хәбибуллина.

http://www.fotodom.ru/image/QP01-9369.html

 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus