Ялган акча белән эш итәргә теләүче тоткарлана
Зәйдәге “Камилла” кибетендә ялган акчалар белән түләргә җыенган ир-егет тоткарлана. Әлеге ир-ат кибеттән алган продуктлар өчен кассада 500 сумлык купюролар белән түләргә тели. Әмма акчаларны махсус тикшерү аппараты аша уздыручы кассир, ялган акчага юлыгып, тиз арада полиция бүлегенә хәбәр сала.