Зәйдә су басуларга каршы чаралар планлы төстә алып барыла
Зәйдә башкарма комитет җитәкчесенең су басуларны булдырмау, гадәттән тыш хәлләргә каршы чараларга юнәлдерелгән махсус карары 3 мартта кабул ителеп, гамәлгә ашырыла башлады. Район территориясендә быел кар катламы, алдагы еллар белән чагыштырганда, уртача 6 процентка күбрәк дип исәпли белгечләр. Туфракта туң катламы мартның беренче декадасы күрсәткечләре буенча ел саен күзәтелгәннән 5 процентка азрак дип билгеләнә. Сулыкларда да боз катламы февраль аенда, алдагы ел белән чагыштырганда, 5 сантиметрга юкарак, ә агым көчле булган урыннарда ул хәтта 15 сантиметр калынлыкта гына булуын искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Шуңа да хәзер елга, күл өсләрендәге бозлыкларга булу бик куркыныч.