Балык бистәсендә законсыз корал белән хушлашырга чакыралар
Утлы корал,шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу,кисәтү максатыннан 16 марттан 21 мартка кадәр район территориясендә «Арсенал» оператив-профилактик операциясе уздырыла.
Әгәр йортыгызда законсыз рәвештә саклана торган корал, хәрби кирәк-яраклар булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Законсыз коралны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса,җинаять җаваплылыгына тартылуыгыз бар.
Фото: http://m.tastedby.me/article/sevast/v-sevastopole-nachalsya-mesyachnik…