Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора

Район механизаторлары алдында быел 48,7 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы тора.

 

–Язгы кыр эшләрендә механизаторларыбыз 240 трактор, 12 чәчү комплексы, 157 тагылма агрегат белән дым каплауда, культивацияләүдә, сабан культураларын чәчүдә эшләячәк. Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлаудан тыш басуларны тукландыру өчен ашлама кайтару белән шөгыльләнәләр, –дип җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадив.

Чынлап та, җитәрлек ашлама кулланмыйча югары уңышка өмет тотып булмый. Шуңа күрә “Кызыл Шәрык-Агро” холдингы 1900 тонна минераль ашлама ташып ку     йды инде.

Язгы кыр эшләрен башкару өчен районга дәүләт тарафыннан 81,7 миллион сум акча биреләчәк.  Әлеге акчаларга ягулык материаллары, ашлама сатып алырга була.

Бензин-солярка кебек ягулык та  көннән-көн кыйммәтләнә. Бу авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең кесәсенә суга, билгеле. Игенчеләргә ярдәм йөзеннән дизель ягулыкның бер литрын 26,7 сумнан, ягъни ташламалы бәядән бирү каралган. Бу көннәрдә 600 тонна дизель ягулыкның бер өлешен хуҗалыкларга кайтарылыр дип көтелә.

“Россельхозцентр” ның район бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин әйтүенчә, уҗымнар әйбәт кышлаган, туфракта дым запасы җитәрлек. Чәчүлек орлык та җитәрлек күләмдә тупланган. Безгә быел 5155 тонна орлык кирәк булачак, шуның 30 проценты иминият фонды сыйфатында саклана.

Бу көннәрдә “Көнчыгыш Әлки” филиалы отрядларына барып язгы кыр эшләрен тикшерделәр. Комиссия составында район газетасы корреспонденты да бар иде. Хуҗалыклардагы остаханәләрдә эш бара. Территорияләр кардан чистартылган, чәчкеч һәм культиваторлар рәт-рәт тезеп куелган. Әмма авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җитешсезлекләрне дә күрсәтеп үттеләр. Ә “Көнчыгыш Әлки” филиалы директоры Рәис Гайфуллин болай диде:

–Чәчүдә 41 берәмлек техника кулланачакбыз. Алар бүгеннән әзер. Бу көннәрдә агрегатлаштыруны тәмамлыйбыз. Уҗымнарны беренче кат тукландыру өчен ашлама җитәрлек.

Баш агроном Ленар Галиев та язгы кыр эшләрендә сынатмыйсыларына ышандырды. Ул башка күрсәткечләр белән дә таныштырды.

Шулай итеп, бүген игенчеләребез җиң сызганып чәчүгә әзерләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus