89 яшьлек пенсионер фатирына ялгыш күршесе дип уйлап, таныш белмаган бер яшь ханымны керткән булган. Кунакны озатканда ул фатир ишегенең бикләнмәгән булуына игътибар иткән. Кызны озаткач, йокы бүлмәсенә кереп караса, шифоньердагы әйберләрнең асты-өскә килгән.
Шикләнеп ул тиз генә улына шалтырата. Улы килгәч, шкафны ачу белән әнисенең акчасын урлаганнарын аңлый. Карак кызны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.