Чыбыклы “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы авыл җирлеге Советы, китапханә белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Тәрбияче Гөлнара Биккинина һәм китапханәче Рузия Гадершина әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә, чын мәгънәсендә, бер сулышта үтте. Анда бакчада тәрбияләнүче балалар әбиләренә, чын артистларча, өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, матур җырларын башкардылар.
-Әти-әниләрне, әби-бабайларны, спортчыларны бакчага чакырып, кунак итү бездә традициягә әйләнеп бара. Без өлкән буынның шәхси тормышы аша балаларга төрле юнәлештә тәрбия бирергә тырышабыз. Шуңа да авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәребез бездә еш кунакта була, - диде бакча мөдире Лилия Әхмәтҗанова, Чыннан да, моның шулай икәне әллә кайдан күренеп тора. Кунакка килгән әбиләр, балаларның исемнәрен белә, аларны таный. Әбиләр бу юлы да сугыш вакытында күргән ачы газаплары хакында сөйләделәр. 87нче яше белән баручы Тәгъзимә әби Мөхәммәтҗанова, Тәгъзимә әби Гадершина һәм Хәдичә әби Фәйрушина, Гөлүсә апа Сибгатуллина, Люция апа Әхмәтҗанова, Мәймүнә әби Рамазанова, Фәймә әби Баһаутдинова, Миңненур апа Рәфыйкова, Фатыйма әби Биккинина, Сәвия апа Әһлиуллиналар бу дәһшәтле елларны искә алганда ирексездән күздән яшь чыга. Әбиләребез дә бу вакытны тыныч кына сөйли алмый. Әйе, күп еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт аларның йөрәгендә.
Чыбыклы “
Чыбыклы “