Күгәрчендә Ельцин призына көрәшкән кебек көч сынаштылар( фотолар )
Күгәрчен мәктәбендә спортка игътибар зур, төрле чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Бигрәк тә , Марат Хөснетдинов физкультура дәресләрен укыта башлагач, бу эш тагын да җанланыбрак китте. Укучыларыбыз район һәм республика ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.
Шушы көннәрдә авылдаш егетебез, Күгәрчен мәктәбен тәмамлаган- Мансур Һашимов призына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бу чараны укучылар түземсезләнеп көтеп алдылар. Уеннар 3 төрле категория уенчылар арасында үткәрелде.
Җиңүчеләргә шушы чараны үткәрергә матди ярдәм итүче Мансур Һашимов Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Т.Закирова,
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы