Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Украиналы Анна Васина турында

Украинада барган коточкыч хәлләрдән качып безнең якларга килеп урнашырга мәҗбүр булган Анна Васина  белән танышкач, адәм баласын ашыйсы ризыгы, эчәсе сулары йөртә шул, дип уйлап куйдым.


Язмам герое сиксән ике яшьлек  Анна Андреевна – Днепропетровск өлкәсе Макеевка шәһәреннән. Тып-тыныч яшәп ятканда, ярты елдан соң Татарстанга барып урнашасын күз алдына да китермәгән ул.  Сентябрьдән бирле   кызы Ирина белән шәһәребезнең  “Яшьлек” спорткомплексындагы кунакханәдә яши. Алар безгә унтугызау килгән, ундүрт олы кеше  һәм биш бала.  Гаилә-гаилә булып аерым бүлмәләрдә яшиләр, көненә өч тапкыр ашаталар үзләрен. Балалар укырга йөри, олылар эшкә урнашкан. Мәсәлән, Анна апаның кызы шунда җыештыручы булып эшли.
 
– Берәр күрәзәче кереп, сезне ерак юл һәм билгесезлек көтә, дисә, ышанмаган булыр идек, – ди кызы Ирина. – Татарстан, Казан шәһәре турында телевизордан күреп, ишетеп белә идек, ә Лениногорск  турында бөтенләй хәбәрдар булмадык. Менә хәзер биредә көн күрәбез. – Балачагым, үсмер чагым бәхетлеләрдән булмады, картайган көнемдә дә җиде ят җирдә көн күрәм,  дип уфтана Анна Андреевна, күз яшьләренә буылып.
Бәхетсезлек аны ана карынында чакта ук сагалый башлый. Әтисе газиз баласын күрә алмыйча үлеп китә. 
– Без шулхәтле авыр яшәдек, хәтта кияргә киемем дә юк иде. Алты яшемә җиткәч, әнием миңа киндер тукыма сөлгедән күлмәк тегеп кигерде. Ике кызыл әтәч чиккән күлмәгемә ничек сөенгәнемне белсәгез икән! Шатлыгымнан урамга чыктым да: “Кешеләр, карагыз әле! Мин дә күлмәкле булдым, нинди матур булды күлмәгем!” – дип кычкырып йөргәнем бүгенгедәй хәтеремдә.
 
Украиналы Анна Васина турында язылган мәкаләнең тулырак вариантын «Заман сулышы» газетының 17 номер саныннан укый аласыз. 
 
Зилә Мөдәррисова 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus