Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

14 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 10.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.42 сәгать.

Бүген гаиләдә тулы гармония хөкем сөрә.  Эштә шактый нык тырышу сорала, шул очракта гына җитәкче канәгать калачак. Хәлсезләнгән кешегә күбрәк йокларга кирәк. Кан әйләнеше системасы, тез, буыннар, тире, бавыр зәгыйфь.

Каен шифасы

Цистит интектергәндә, каен кайрысын суга салып җебетәләр, аннары ваклыйлар. 2 чәй кашыгы вакланган кайрыны 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут кайнаталар да, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – сихәтләнгәнче.

15 март (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.49 сәгатьтә калка, 11.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.46 сәгать.

 Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Ыгы-зыгыдан, уйламый эш итүдән саклану зарур. Күзәтүчән булырга, уй-фикерләрне контрольдә тотарга кирәк. Баш, сизү әгъзалары зәгыйфь.

Әфлисун көч өсти

Әфлисун – картлар, авырулар һәм балалар өчен идеаль ризык. Аның согы нерв системасына файдалы, кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, аңкауларны ныгыта, йогышлы чирләрдән саклый. Әфлисунны симерү куркынычы туганда, хәлсезлек басканда, тире һәм күз авырулары интектергәндә ашыйлар. Яшәү көчен, яшьлекне, яхшы кәефне саклар өчен, көн саен 1 әфлисун ашарга яки иртәнге ашка ярты сәгать кала 1 стакан яңа сыгылган сок эчәргә кирәк. Әфлисунлы эфир мае кан әйләнешен яхшырта, токсиннарны чыгара, җыерчыкларны киметә. Әлеге цитрус җимешендәге С витамины микробларны үтерә, кальций исә тешләрне ныгыта, шунлыктан көн саен 1 әфлисун ашаганда тешләр сәламәт, сулыш саф була.  

16 март (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.33 сәгатьтә калка, 12.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Иммунитет зәгыйфь булганлыктан, йогышлы чир  эләктерү ихтималы зур. Артык күп энергия сарыф итмәү сорала. Бизләр системасы, кан тамырлары, аяклар зәгыйфь. Ай Сукоярда чакта хисләр тернәкләнә, танышу, аралашу теләге уяна. 16-18 мартта бернәрсә чәчәргә дә, күчереп утыртырга да ярамый.

Шоколад гомерне озайта

Шоколадтагы F витамины кандагы холестерин микъдарын киметә, инфаркт һәм инсульттан саклый. Аена 2-3 плитка шоколад ашау гомерне 1 елга озынайта. Шоколад – яшел чәйдән дә яхшырак антиоксидант. Андагы танин микробларны үтерә һәм кариестан саклый, ә фосфор һәм фтор тешләрне ныгыта. Артык күп кулланганда гына шоколад бит тиресен боза. В1, В12, РР витаминнарына һәм тимергә бай шоколад арыганлыктан, хәлсезләнүдән, анемиядән дәвалый, кәефне күтәрә.

17 март (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.11 сәгатьтә калка, 13.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.54 сәгать.

 Теләсә нинди эш башлау өчен уңайлы көн. Әти-әни һәм туганнарның хәлен белешү хуплана. Чит кеше йогынтысына бирешмәскә кирәк. Бизләр системасы, аяк зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Тамак һәм йоткылыкка операция ясатмау хәерле.

Яхшы кәеф витамины

Тире авыруларыннан интегү, сәбәпсез холыксызлану, тиз кызып китү, даими йокысызлык һәм баш авырту организмга В3 витамины – ниацин җитешмәвен күрсәтә. Ул гормоннар ясалуда катнаша, холестерин һәм май микъдарын киметә, кан тамырларын киңәйтә. Тик ул тән күзәнәкләрендә тупланмый, бәлки суда эреп юыла бара, шунлыктан аны даими рәвештә азык белән кабул итәргә кирәк. Әлеге витаминга бигрәк тә сыра чүпрәсе, арахис, күрәгә, бодай, бадәм (миндаль), гөмбә, яшел борчак, соя бай. Кешегә тәүлегенә 15-20 миллиграмм ниацин кирәк, бу исә 1 уч арахис, дигән сүз.

18 март (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.44 сәгатьтә калка, 15.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 12 сәгать.

Бүген йорт сатып алырга, ремонт ясарга ярый. Ай Балыклар йолдызлыгында чакта төрле серле күренешләр белән кызыксыну арта. Нерв системасы, аяк, күзләр зәгыйфь. Организм хәлсез, шуңа күбрәк йоклау файдалы.

19 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 5.12 сәгатьтә калка, 16.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 12.05 сәгать.

Бернинди план төзергә, яңа эш башларга ярамый. Көндәлек эшләр белән генә шөгыльләнү яхшы. Эчәклек, нерв системасы, аяк бармаклары зәгыйфь.

20 март (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.39 сәгатьтә калка, 18.12 сәгатьтә бата. 13 сәгать 39 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.09 сәгать.

Иҗат дәрте, илһам уянган көн. Ай буена эшлисе эшләрне планлаштырырга кирәк. Кирелек һәм тотнаксызлык көчле. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр чак. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлек көтәргә кирәкми. Ашаганда чаманы югалтырга ярамый.

Әфлисунлы суфле

6 әфлисун, 200 грамм шикәр, 5 йомырка агы, 2 аш кашыгы крахмал, шикәр оны кирәк. Әфлисуннарны урталай кисеп, йомшакларын чокып алалар да, турап, 200 грамм шикәр һәм 2 аш кашыгы судан әзерләнгән ширбәттә үтә күренмәлегә әйләнгәнче пешерәләр. Йомырка акларын туглап күбекләнгәнче күпертәләр, суынган әфлисуннарны кушып, крахмал өстәп яхшылап туглыйлар да, әфлисун кәрзиннәренә тутырып, фольгага төрәләр, балавызланган кәгазь җәелгән табага тезеп, 180 градуслы газ мичендә 15 минут пешерәләр. Шикәр оны сибеп, табынга кайнар килеш бирәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus