Апак авылының Чокыр урамына берничә лампа өстәгәннәр
Бу арада Апак урамнары төннәрен тагын да яктырып китте – Чокыр урамына берничә лампа өстәгәннәр.
Хәзер авылны 41 лампа яктырта. Шул ук җирлеккә караган Иске Тумбада әлегә бу эш башлана гына: авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, Тумба урамнарына 22 лампа кирәк буласын исәпләп чыгарганнар, 2 километр “бишенче” чыбык сузасы икән.