Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нефтьчеләр язгы ташуга әзерләнә

 2012 ел язын күпләр хәтерлидер. Шунлыктан язгы ташуны яр буе полосаларында яшәүчеләр генә түгел, предприятиеләр дә куркып көтә. 

«Татнефть» компанияләре подразделениеләрендә бу чорга ныклап әзерләнәләр: язгы ташу шартларында тотрыклы эшләү өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелә. Стратегик яктан мөһим объектларның берсендә – Карабаш сусаклагычында язгы ташуга әзерлек көздән үк башлана икән. УПТЖ ППД белгечләре әйтүенә караганда, бүгенгә биредә бөтен күзгә күренгән хилафлыклар бетерелгән. Моннан тыш, кирәкле ярдәмче чаралар, материаллар һәм эш кораллары запасы булдырылган, йөзү чаралары әзерләнгән, авария-коткару эшләре бригадасы төзелгән, хезмәт күрсәтүче персонал белән махсус инструктажлар, өйрәнү занятиеләре үткәрелгән, алар барышында язгы ташу чорында эш үзенчәлекләре белән таныштырганнар. Гидроузел конструкцияләре тикшерелгән. Сусаклагыч үзе, аның тирәсендәге тау битләре акваториясе белгечләрнең даими контролендә тотыла. Алар көн саен кар машиналарында якын-тирәне әйләнеп чыгалар.

Язгы ташу вакытында эрегән суларны кабул итү өчен сусаклагычта 23 миллион кубометрлык урын бушатыла. Бу чорда объектта УПТЖ ППД идарәсеннән инженер-техник хезмәткәрләр дә тәүлек әйләнәсе кизү тора. Шулай ук Чемодурово һәм Сумороково буалары да ныклы контрольдә тотыла. Ташу суларының күпмедер өлешен кабул итеп, алар Карабаш сусаклагычына йөкләнешне киметә икән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus