Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшырдылар

Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшыру тантаналы бәйрәм төсен алды. Бу вакыйгага мәктәп коллективы да тырышып әзерләнде.
 
Ветераннарны ишек төбендә үк каршы алып, хөрмәт белән урыннарына кадәр озатып куйдылар укучы балалар. Ә укытучылар хәрби киемнәрдән иде. Алар концертта сугыш еллары җырларын күңелләргә үтеп керерлек  тәэсирле итеп башкардылар. Сугыш турында шигырьләр-җырлар тыңлаган ветераннарның күзләрендә яшь бөртекләре  җемелдәде. Экранда исә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фотолары күрсәтелде. Концертны укытучы Светлана Букарцева алып барды.
 
Ә аннары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова ветераннарга медальләр тапшырды. Ветераннар район һәм авыл җирлеге  җитәкчеләре белән фотога төштеләр. Ә аннары яшьлек елларын искә төшерә-төшерә бергәләп чәй эчтеләр.
 
Кызганыч, бу бәйрәмгә ветераннарыбызның кайберләре килә алмады. Аңлашыла да, күбесе бик өлкән яшьтә бит инде. Аларның өйләренә барып котладылар. Озак яшәсеннәр, саләмәт булсыннар иде әле ветераннарыбыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus