Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арабызда сыман

Унсигез ел элек арабыздан киткән Зәебез горурлыгы, Олимпия чемпионы Федор Симашевны 70 яшьтә күз алдына китерүе дә кыен. Ул безнең хәтердә яшь килеш калды. Исән булса, аңа нәкъ менә бүген 70 яшь тулган булыр иде. Ил, республика, район, туган авылы өчен күп эш башкарган якташыбыз, атаклы чаңгычы, ике мәртәбә Дөнья, Олимпия чемпионы Федор Симашевны онытырга хакыбыз юк безнең. Исеме һәм матур эшләре, дәвамчылары калды аның. Федор Петрович илдә генә түгел, бөтен дөньяга танылып, исем артыннан исем, дәрәҗә артыннан дәрәҗә яулый. Кечкенә Югары Баграж авылында туып-үскән үтә гади, эчкерсез, йөзеннән елмаю китмәгән Федор Симашевның биек үрләр яулавы сокланырлык. Ул - «СССРның атказанган спорт остасы», «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре», «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медаль иясе дә. Якташыбызны ил горурлыгы, дияргә тулы җирлек бар. Кеше китә, эзе кала... Ике дистәгә якын вакыт аралыгы безне Федор Симашевтан “аермады”: әйтерсең, ул безнең арада. Мәскәү “Динамо”сында эшләп, лаеклы ялга чыккач, Зәйгә кайтып, элекке автоагрегат заводы директоры Вадим Мишинның спорт эшләре буенча ярдәмчесе булды. Мәскәүдә эшләгәндә дә ул якташ, авылдаш чаңгычыларын туплап, аларны үстерде, уңышлары белән кызыксынып торды. Зәйгә кайткач та, чаңгычыларны үстерүне, яшь буынны спорт рухында тәрбияләүне өстенлекле юнәлеш итте. Тынгысыз хезмәте бушка китмәде: аның шәкертләре Татарстан чемпионы исемнәренә лаек булды. Зәйдән ил данын яклардай чаңгычылар да үстергән булыр иде, тик көтмәгәндә ул арабыздан китте. Шунысы игътибарга лаек, Олимпия чемпионы рухыбызда, җаныбызда. Зәйдә бер урам аның исемен йөртә, аның истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары үтә. Агымдагы елда әлеге ярыш якташның туган мәктәбендә узды. Гомумән, Югары Баграж мәктәбе коллективы Федор Симашевка игътибарлы булды, бүген дә ул шулай. Коллектив мәктәптә аңа багышланган музей, мәктәп каршында исә стела булдырды, ә яшәгән йортына истәлек тактасы урнаштырылды. Музей тулыландырылып торыла, биредә нинди генә мәртәбәле кунаклар булмый. Бердәм булып эшләүче коллектив аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршылый. “Ялта-Зәй” чаңгы базасында чемпионга багышланган мини-музей эшли.  Алга таба районда чаңгы спортын тагын да үстерү бурычы тора, Симашев исемендәге чаңгы мәктәбе дә булыр дип көтелә. Кичә чемпионның туган авылы Югары Багражда аны искә алу кичәсе үтте. Анда район җитәкчелеге, спортчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре, Федор Симашевның дуслары катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus