Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы тыл фидакарьләренә юбилей медальләре тапшырдылар. (ФОТО)

Бәйрәм кичәсенә җыелган ханымнарның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары иде.  Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Ул җылы котлау сүзләре белән ветеран апаларга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында 34 ветераныбыз әлеге олы бүләккә ия булды.

 

 

Әлеге хөрмәтле апалар һәм әбиләрнең һәркайсы турында озын-озак сөйләп булыр иде.

Түбән Әлморзадан килгән Гөлҗиһан Әхмәтшинага 84 яшь. Лаеклы ялга чыкканчы ул “Заветы Ильича” колхозында хезмәт куя. Комбайнда икмәк тә суктыра, сукачы да була. Гомумән, иң авыр эшләрне башкара. Сугыш ветераны Зиннәт Әхмәтшин белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

 

 

Урта Биктимер авылында улы янәшәсендә гомер кичерүче Валентина Малышева сугыш башланганда әле бала гына була. 12 яшеннән аңа баш күтәрми колхозда эшләргә туры килә. Атлар җигеп яшьтәшләре белән Болгарга икмәк ташыйлар. Ныгымаган җилкәләренә 70 әр килолы капчыклар күтәрәләр.

–Җиңү өчен, сугыш тизрәк бетсен дип тырыштык,–ди Валентина Андреевна.

 

 
 

Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткән ветераннарыбыз турында кичәдә бик матур сүзләр әйтелде, аларга багышлап җырлар башкарылды.

–Тормышыбызда булганыгыз өчен, безне эшкә рухландыруыгыз, өйләребездә җылы караш белән көтеп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә, –диде Рәшит Билалов, гүзәл затларыбызны тәбрикләп.

Кунак туташ-ханымнар кафе уңганнары әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйландылар, район үзешчәннәренең чыгышларын тамаша кылып ял иттеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus