Әгәр югалтсам сине кинәттән,
Яраткан хәлем- шушы сүрәттән?1
Нишләргә кирәк,түзәрме йөрәк-
Димәк, син миңа, шулкадәр кирәк!
Әгәр чынлап та, төшем өн булса,
Китәмен диеп килеп сыенсаң?
Җаным аңламас, аңламас сине,
Югалтыр мәңге, олы сөюне.
Кабатланмыстыр, юк кабатланмас,
Ә йөрәк инде, башкага бармас.
Калырмын бары, калырмын синдә,
Һич кабатланмас олы сөюдә.
Янармын утта, агармын суда,
Табармын дәва, йөрәк ярсуга.
Икебез дз без сөю утыннан-
Күкләрдән күптән никах укылган.
Әгәр аз гына югалтсам сине,
Шулкадәр менә, сагынам инде.
Син бәхетемдер- Ходайдан бүләк ,
Син миңа җаным, кирәк , бик кирәк!
Вазыйх Фатыйхов.
http://ladyo.ru/seks/225-vzaimoponimanie-v-seme.html