Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сак булыгыз! Балык бистәсендә чегәннәр халыкны алдап йөриләр

Кеше алдау дигәндә нинди генә хәйләләргә бармыйлар бу чегәннәр! 

Гражданнарның ышанычын яулар  өчен психологик, гипноз алымнары да кулланалар, тышкы кыяфәтләрен дә үзгәртәләр. Булачак корбаннары турында мәгълүмат та туплыйлар.

Аларның төп эшчәнлеге беренче карашка әллә ни зарарлы да кебек түгел. Фатирларга, йортларга кереп түбән сыйфатлы кием-салым, көнкүреш техникасы тәкъдим итәләр. Башта бәяне бик югары куялар. Ни хикмәт, кешеләрне бу бәяләр куркытмый, шул кадәр акчалары булмау гына туктатып кала. Ә телгә оста чегәннәр кешедә күпме акча булуын ачыклыйлар һәм ахыры чиктә товарны шул суммага сатарга ризалашалар. Кеше арзанга эләктердем дип сөенә-сөенә ала инде. Аннары гына шул кадәр акчага әллә ни кирәге дә булмаган әйберне алуларына үкенәләр. Бу кармакка, беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләр эләгә.

Ә кайвакытта сәүдәгәрләр сыйфатында кергән чегәннәр ялгыз кешенең әйберләрен дә урлыйлар. Берсе сөйләштереп игтъибарын читкә юнәлтә, икенчесе фатирдагы бизәнү әйберләре, акча яшерелгән урыннарны “чистарта”. Балалары белән хәер сорашып йөрүче чегәннәр дә шушы схема буенча “эшлиләр”.

Моңа охшаш вакыйга безнең районда да булды. 2 март көнне Рус Әшнәге авылында бер чегән хуҗаның рөхсәте белән йортка керә һәм планшетлы компьютер, кесә телефоны урлый.

Район халкына уяулыкны югалтмаска, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез:

- таныш түгел кешеләргә ишек ачмагыз;

- чегәннәр белән сөйләшмәгез, алар яныннан тиз генә узып китегез;

- әгәр авылыгызда чегәннәр күренсә, полициянең деҗур бүлегенә, участок уполномоченныена хәбәр итегез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, алданып ахмак адымнар ясамагыз!

  Марина Боднарь,

 эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы.

 

Фото: http://www.vesiskitim.ru/tag/vorovstvo

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus