"Адмирал" сәүдә үзәгенең януы турында беренчеләрдән булып социаль челтәрләрдә хәбәр таралды. Янгын сәүдә үзәгенең беренче катында чыккан. Әлегә зыян килгән гомуми мәйданның 100 квадрат метр булуы хәбәр ителә.
Гадәттән тыш хәлләр урынында коткаручылар эшли.