Зәй районы Аксар авылында “Кыш озату” бәйрәме булды. Ул авыл җирлеге һәм эшмәкәр Альберт Галимов булышлыгы белән оештырылды. Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов Хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады, 25 сугыш һәм тыл ветеранына медальләр тапшырды. Бу көнне бәйрәмгә читтә яшәүче тыл ветераннары Тәскирә Мөхәммәдиева белән Мөнибә Шәйдуллина да кайткан иде. Бәйрәм җыр-бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Олысы-кечесе шахмат-шашка, кул көрәше, аркан тартышу буенча көчләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Иң күңелле мизгел карачкы яндыру булды. Бәйрәмдә коймак ашап, чәйләп алу мөмкинлеге дә тудырылды.