Анда Казан Россия шәһәрләре арасында өченче урынны били. Рейтинг өч кешелек гаилә өчен сәяхәт бәясенә карап төзелгән. Бу бәягә шәһәр үзәгеннән 10 км арада урнашкан кыйммәт булмаган кунакханәдә куну, кафеда комплекслы төшке аш һәм музейга бару яки балалар өчен кызыклы урыннарда булу керә. Казанда бу бәя өч кеше өчен 3200 сум тәшкил итә.