Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән  гүзәл затларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. 
 
 
"Хөрмәтле хатын-кызларыбыз – әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән  сезне язның беренче бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез якыннарыгызга, туганнарыгызга җан җылысы, наз өләшәсез, нәкъ кояш кебек, тормышыбызга тынычлык, иминлек  һәм ямь  иңдерәсез. Хатын-кыз беренче чиратта ана буларак иң олы мәртәбәгә ия. Ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый. 
 
Бүген районыбызның кайсы гына тармагын алсак та, анда гүзәл затларыбыз фидакарьләрчә хезмәт куя. Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек һәм сыйфат белән, җиренә җиткереп башкаралар. Алар һәрчак, һәр эштә камиллек һәм күркәмлек үрнәге булып торалар.
 
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә җыенабыз. Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга бик зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерәсе килә. Сез безнең туктаусыз кайгыртуыбызга, чиксез ихтирамыбызга лаек, сөекле ветераннарыбыз.
 
Сүз дә юк, хатын-кызларыбызның һәркайсы бәйрәм көнендә ир-атлардан бик күп ягымлы матур сүзләр, җылы тәбрикләүләр ишетер. Һәрчак ярату һәм игътибар тоеп яшәгез, сәламәтлегегез, бәхетегез ташып торсын, күңелегез гел күтәренке булсын. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, балаларыгызның гел сөендереп торуын телим, бәйрәм мөбарәк булсын!",–диелә район җитәкчесе котлавында. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus