Мы в Telegram
Добавить новость

Жителям Подмосковья рассказали о нарушениях с трудовыми договорами

В колледже «Подмосковье» назвали дату приемной кампании

Выборы в Совет депутатов горокруга Пушкинский пройдут в сентябре

Психолог: Короткие отпуска раз в сезон лучше сказываются на удовлетворенности жизнью



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гомерләр заяга узмаган, тырышлык бушка китмәгән

Гомерләр заяга узмаган, тырышлык бушка китмәгән

 

Балалар дөньяга килү гаиләнең иң зур шатлыгы. Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Әхмәтхәбиб абый белән Тәскирә апаның парлы тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы Венера, Фәния, Равия исемле кызлары туа

. Бала үстерүнең мәхәббәте белән мәшәкате бергә үрелеп бара, диләр.  Гатуповлар икесе дә гаять авыр, катлаулы эштә эшлиләр. Әхмәтхәбиб абый  математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. Тәскирә апа башлангыч сыйныфларны укыта. Ул чорда балалар күп укый, җиде- сигез йөзгә җитә. Икешәр смена укытып, көне буе мәктәптә булырга туры килә. Балалар тирә-як авыллардан - Түбән Тегермәнлек, Яншык, Балтач, Ямаштан килеп укыйлар монда. Үз гомерләрендә меңләгән балаларга белем, тәрбия биргә туры килә аларга. Укучылары хәзер дә хөрмәт итеп, сагынып сөйлиләр алар турында. “Алар безнең өчен илленче-туксанынчы елларның энциклопедиясе. Мәктәп тарихы турында мәгълүмат сорап аларга мөрәҗәгать итәбез. Тәскирә апа минем беренче укытучым. Үзенең укучыларының дәфтәрләрен әле дә истәлек итеп саклый ул”,-ди Югары Тегермәнлек мәктәбе директоры Илфар Габдрахманов. Барлык балаларга үрнәк булырдай итеп кызларына тәрбия, белем бирергә кирәк бит әле. Балаларында да әлеге һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияли алар. Үзләре генә түгел, балалары да мәктәп тормышы белән яшиләр. Олы кызлары Венера белән уртанчы кызлары Фәния әтиләре юлыннан китә. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Венера апа Олы Әшнәк мәктәбендә математика укытып лаеклы ялга киткән.

“Бу хезмәт  түгел, рәхәт шөгыль генә”

-Башка һөнәр турында уйламадык та, уеныбыз да укытучы булып уйнау иде. Ул чорда укытучы  иң кирәкле һөнәр иде,- дип искә ала Фәния Кәримуллина балачак елларын. 1981 елда институтны тәмамлап туган мәктәбенә эшкә кайта. Сыйныфташы Шамил белән уртак хисләре мәхәббәткә әверелеп гаилә корып җибәрәләр. Катлаулы, иң авыр фәнне укытса да Фәния апага бар нәрсә дә җиңел бирелә. Гаиләдәге тәрбия, әти-әнисенең ярдәме авырлыкларны җиңәргә булыша. Район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда урын яуларлык укучылар тәрбияли ул. Укучысы Данияр Заһидуллин математика буенча район  олимпиадасында урын ала. Казан федераль университеты үткәргән фән олимпиадасында катнашып призлы урын яулый. Мөстәкыймовлар, халык-ара “Көңгерә” олимпиадаларында ел саен үзләренең белемнәрен күрсәтәләр. “Балаларны фән белән кызыксындыру өчен дәресләрне мавыктыргыч, уен формасында алып барырга тырышам. Күңелле мәсьәләләр бирәм, КВН дәресләр үткәрәм. Бишенче сыйныф укучыларына мондый төр дәресләр бик ошый. Бишенче һәм унберенче сыйныф укучылары арасында аерма бик зур, әлбәттә. Югары сыйныфларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә кирәк. Балалар өчен  бу зур сынау. Ата-аналар да әлеге мәсьәләне дөрес аңлап, балаларына ярдәм итәргә тырышсалар, җиңелрәк булыр иде”,-ди Фәния Кәримуллина. Үз фәнен бик ярата ул. Укучылар каршына кереп, дәрес алып бару аңа җан рәхәте бирә.

Аның булдыра алганлыгын, осталыгын күреп мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын тапшыралар. Әйтергә генә ансат, унсигез ел буена бу тынгысыз хезмәтне алып бару һәркемнең көченнән килми бит әле. Коллектив белән уртак тел таба белү дә зур эш.  Укучыларны да, укытучыларны да һәрдаим бәйгеләрдә катнашырга өнди, аларга ярдәм итә ул. Район күләмендә үткән бәйгедә укытучы Дилә Мөбаракшина белән Ләйсән Габдуллина  2015 елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеменә лаек булганнар. Спасс районына зональ ярышка барырга әзерләнәләр.

Ул укыткан укучылар арасында укытучылар, бухгалтер, икътисадчы, тәрбиячеләр бар. Аның укучысы Нияз Шәйхетдинов физика укытучысы, бүгенге көндә ул район мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары вазифасын башкара.

Әниләрдә  хәзер дә  “педсовет”

-Әти-әни миңа һәрчак үрнәк булдылар. Әти бик таләпчән, әммә бик гадел кеше. Бүген дә алар мәктәп тормышы белән кызыксынып яшиләр.  Мин аларга хәл белергә килгәч тә “педсовет” уздырып алабыз. “Балаларны әрләмәгез, алар замана балалары”,- диләр алар.  Бездә мәктәп эше беренче, гаилә икенче урында торды, байлыкны өченче урынга куйдылар. Әнә шулай тәрбияләделәр безне. Патриотлар идек, принципиаль булдык. Хокукларыбызга караганда бурычларыбызны күбрәк белә идек.  Хәзерге укучылар башкачарак. Хокукларын беренче урынга куялар,-дип сөйли Фәния Кәримуллина.

Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, аның портфолиосында бик күп мактау кәгазьләре бар. “Хезмәттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  рәхмәт хаты, район мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бөтенроссия педагогик конференциядә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнгән, “Наш лучший учитель года” грантына ия булган.

Тормыш иптәше Шамил абый белән ул үстергәннәр, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Бүген оныклары Сәмирә белән Әмиләне сөяләр. Кунакка кайткан арада китаплар укыйлар, әкиятләр куялар икән.  “Шалкан” әкиятен уйнарга яратабыз. Оныкларым әби, бабай ролендә булсалар, мин онык булам. Уенчык эт белән мәче дә уенда катнаша. Шалканны тартып чыгаргач, егылып китеп көлешәбез. Бу аларга бик тә ошый”,-ди бәхетле дәү әни.

Торып тәрәзәгә карады ул, яз килүен күзәтеп хисләргә бирелде.

-Иртән йокымнан уянам да, Аллага шөкер, эшкә барасым бар, дим. Хезмәт түгел бу, шөгыль генә. Һөнәремне бик дөрес сайлаганмын. Мәктәп тормышыннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм бит мин,- ди Фәния ханым тулы бер кәнагәтьләнү хисе белән.

Гөлназ Зарипова.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Через десять лет все опять заговорят про кибернетику

Только один шанс! «Мурзилки Live» вручили Filatov & Karas золотую тарелку МУЗ-ТВ

Актуальные вопросы: о чем пообщались президенты России и Киргизии

В Москве выбросы углекислого газа сократились на 130 тысяч тонн благодаря электробусам

Музыкальные новости

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3    

Массовыми патриотическими акциями отметили День России на заводах АО "Желдорреммаш"

Путин рассказал, как уговаривал одного из братьев Тихоновых покинуть зону СВО

В «Институте регионального развития» при Уральской ТПП прошел семинар «Возможности оптимизации налогов для производства и налоговые риски»

Новости России

Поклонники Талькова продолжают приходить к могиле певца через 33 года после трагедии

Настя Ивлеева после блокировки счетов начала поиск новых сотрудников в свою лапшичную

Корабли ТОФ и фрегат ВМС Египта провели совместные учения в Средиземном море

Танцоры из Кыргызстана показали замечательные результаты на турнире в Москве

Экология в России и мире

Более 340 тыс. кв м асфальта отремонтировали во дворах Подмосковья

Массовыми патриотическими акциями отметили День России на заводах АО "Желдорреммаш"

Алекс Анохин: возможность вместе пройти через страницы нашей истории

В Москве пройдет выставка Евгении Васильевой «Между пороком и добродетелью»

Спорт в России и мире

Дзюба заявил, что был бы теннисистом уровня Сафина

Рафаэль Надаль пропустит Уимблдон ради подготовки к Олимпиаде

Дядя Надаля назвал причину поражения Зверева в финале «Ролан Гаррос»

«Наконец-то всё началось». Борис Беккер побывал на матче открытия Евро-2024

Moscow.media

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Завершается устройство земляного полотна на дороге с мостом через Обь в районе Сургута

Этот российский регион снова стал лидером по количеству случаев по ОСАГО

Росгвардейцы обеспечили охрану общественного порядка в День поселка Вербилки











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Эксперты представили первый в России инструмент ...

Экспоцентр с пятизвездочной гостиницей построят в Нижнем Новгороде рядом с Ярмаркой

Подъезды и лавки отремонтировали в 11 округах Подмосковья с 10 по 14 июня

Актуальные вопросы: о чем пообщались президенты России и Киргизии