Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кар астында салам пышылдый: быел печән яхшы булачак

Яз аена аяк бастык. Көннәр озыная бара, кояш та ягымлырак елмая. Авыл халкы, бакчачылар киләсе ел уңышы турында уйлана башлады. Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанавның яз белән җәйнең ничек киләчәге, уңышның ничек булачагы турында үз күзаллавы бар, чөнки ул табигать сынамышларын яхшы белә. Ул табигатьне 1976 елдан бирле күзәтә.

 

Рәсим абый гыйнвар аеның 13е көнне төштән соң кар астына салам күмеп куя. Билгеле бер көннәрдә аны кар астыннан алып, нинди культураның уңышы ничек булачагын билгели. Әгәр дә салам бүртеп, йомшарып китсә, уңыш яхшы була. Әгәр дә ничек бар, шулай ятса, уңыш начар буласы. 19 нчы гыйнварда саламны бер кат тикшереп караган инде ул.

-Печән, көзге бодай, арыш саламнары мулдан булачак. Солы белән арпа саламнары да бүрткән, димәк, аларга да өмет бар. Ә менә язгы бодайга шигем бар, төгәл генә әйтә алмыйм, саламым да иске булмадымы икән дип куркам. 14 гыйнварда җил юнәлешенә карап шуны ачыкладым: җәй матур киләчәк, явым-төшеме дә булачак. Җил көньяктан исте, җәй уртача җылылыкта, артык эссе дә, салкын да булмас кебек. Көз көне кызыл миләш күп булды бит, аңа карап арыш белән көзге бодайның мул булачагын әйтеп була. Имән чикләвеге дә, кура һәм җир җиләге дә шуны күрсәтте. Шунысы бар: алар уңган елны үлем-китемнәр, авырулар күп була,-ди ул

Рәсим абыйның сынамышлары моның белән генә бетми, 19 нчы апрельгә кадәр бара әле.

http://www.salesman.ua/tags/news/id/3500/id_rubric/2

 
Дилбәр Гарифуллина.

Шәһри Казан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus