Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТУГАН ЙОРТНЫҢ ҖЫЛЫСЫ

Республикабызда гамәли бизәү сәнгате осталары күп булмаса да, һәрберсенең башкаларныкыннан үзгә үзенең йөзе бар. Шуларның берсе рәссам Наилә Галәвиева. Ул кысага утыртылган нигезгә тукыма кисәкләрен ябыштырып матур паннолар иҗат итә. Хикмәт шунда ки, үзе Казан кызы булса да, Наилә ханым авыл тормышына, авыл халкының садәлегенә мөкиббән, картиналарында да ул авылларыбызда сакланган халкыбызның матур гадәт-йолаларын күрсәтергә омтыла. Бишектә бала тирбәтүче аналар, кое янына суга килгән җирләреннән яңалыклар белән уртаклашучы яшь киленнәр, самавыр янында күзгә-күз карап тирләп-пешеп чәй эчүче әбиләр һәм башка геройлар – барысы да Наилә Галәвиеваның балачак хатирәләре. Рәссам авыл тормышын тасвирлап кына калмый, татар халкының холык-фигылен чагылдырырга тырыша. Паннолар нечкә юмор, тормышны ярату хисе белән сугарылган.

Телне, гореф-гадәтләрне балага кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк, дип юкка гына әйтмиләр шул. Н.Галәвиеваның да менә балачагында ук күңеленә иңгән татар мәгыйшәте белән бәйле җылылык, нурны Казан сәнгать училищесында, Чуаш педагогика институтының графика факультетында алган академик белем дә юкка чыгара алмаган, киресенчә, традицияләребезне профессиональ дәрәҗәдә күрсәтү теләге көчәйгән генә. Шунысы сөенечле – менә инде 10 елга якын вакыт Наилә ханым Казан фәнни-тикшеренү техник университетының дизайн кафедрасында укыта, яшьләргә профессиональ күнекмәләр бирү белән бергә, күңелләренә милли мәдәниятебезгә мәхәббәт иңдерергә тырыша. Наилә ханымның мәдәниятебезне пропагандалавы мактауга лаек. Соңгы елларда гына да аның иҗат эшләре татар мәдәнияте көннәрендә Франциядә, Германиядә, Мәскәүдә “Россия сәнгате атналыгы”  XIV халыкара заманча сәнгать күргәзмә-бәйгесендә, Олимпия уеннары вакытында Сочида, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә, Словениядә узган күргәзмәләрдә һ.б. җирләрдә күрсәтелде. Ә бүген рәссам Наилә Галәвиева матур гомер бәйрәмен каршыларга, шул уңайдан соңгы елларда иҗат ителгән эшләрен сәнгать сөючеләргә күрсәтергә әзерләнә. Анда шәкертләренең эшләрен дә күрергә мөмкин булачак.

Миләүшә Галиуллина.

.Рәссам Наилә Галәвиева һәм аның кайбер иҗат эшләре.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus