Нәниләр ике телдә дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Биергә дә бик осталар икән. Күптөрле биюләр башкардылар. Әниләргә багышлап җыр бүләк иттеләр. Алар төсләрне дә җитез аералар. Таҗларны җыеп билгеле бер төстәге чәчәкне җыюда көч сынаштылар. Иң күңелле мизгел - балалар үз куллары белән ясаган рәсемне әниләренә бүләк итү булды.
-Гыйнвар башыннан ук май чабу, 23 февраль, 8 март бәйрәмнәренә әзерләнә башладык. Балалар белән эшләү бик рәхәт. Алар биергә, җырларга бик яраталар. Өйрәтергә генә кирәк, -ди бакчаның музыка җитәкчесе Светлана Круглова.
Бәйрәм барышында әниләр, әбиләр балаларына сокланып, сөенеп утырдылар. Һәр чыгышларын көчле алкошладылар. “Менә дәү әнисе дә килде әле. Оныгы өчен шатланып утырды. Кызыбыз бәйрәмнәрне бик ярата, җыр-шигырьләрне тиз өйрәнә. Бүгенге бәйрәм безгә бик ошады”,-ди Әмирәнең әнисе Эльвира Закирова шатлыгы белән уртаклашып.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.