Бүген үзәк дәваханәдә коллективка Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин яңа баш табибны тәкъдим итте. Ул моңа кадәр Лениногрск шәһәре баш табиб урынбасары булып хезмәт куйган, элекке хәрби табиб Рим Әмиров. Рим Рифович С. М. Киров исемендәге хәрби медицина акдемиясен тәмамлаган. Полярный шәһәрендә хирургия бүлеге мөдире, Лениногорскийда табиб-уролог һәм 2007 елдан шунда ук баш табиб урынбасары булып эшли.
- Кандидатура эзләү озаккарак сузылды. Коллектив көчле, моңа күрсәткечләрегез дәлил. Соңгы ун елда сездә тәжрибәле баш табиблар эшләде, шуңа да, аларны алыштырырдай кандидатура табуы җиңел булмады. Унлап кандидатура арасыннан Рим Рифовичны сайладык. Зәйдә коллектив тотрыклы, баш табибка эштә һәръяклап ярдәм итәрсез, алда торган бурычларны бергәләп хәл итәрсез дип ышанам, - диде Әдел Вафин.
Аннан министр республика сәламәтлек саклау өлкәсендәге модернизацияләү юнәлешендәге эшчәнлек, агымдагы елга төп игътибарның нәрсәләргә юнәлтеләчәге, алда торган сайлаулар турында да ассызыклады. Район җитәкчесе Разиф Кәримов сүз алып, район сәламәтлек саклау тармагының узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавына куанычын белдереп, биш ай коллектив белән иңгә -иң торып баш табиб вазыйфасын башкарган Любовь Васильевага рәхмәт әйтте. Яңа җитәкченең дә коллектив белән уртак тел табып эшләвен теләде. Һәм Зәйне сәламәтлек биләмәсе итү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару юнәлешендәге эшчәнлеккә киңрәк тукталды.
Рим Рифовичның коллективка сүзе кыска булды.
-Алдагы эшчәнлегемнән коллектив канәгать калды, Мин -төньяк флоты этабын узган хәрби табиб, сезнең белән дә килешеп эшләрбез, министрлык куйган бурычларны үтәрбез,сынатмабыз, - диде ул.
Рим Риф улы 1970 елда Лениногоск шәһәрендә туган. Гаиләле, ике баласы бар.