Бәйге ун номинациядә үтте. Бәйгенең беренче этабында әлеге номинацияләр буенча 400 дән артык гариза кергән. 1-20 февральдә узган зона турларында 84 кеше җиңүче дип танылды, аларның 15 е бәйге лауреатлары булды. Әлмәттән Галина Туманова белән Лилия Заһретдинова да зона турында җиңү яулаган иделәр. Лилия Заһретдинова бүген финалда да “Хатын кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңүче булып танылды.