“Аздан гына бозга әйләнмәдек”, – дип сабыйлар үзләре әти-әниләренә зарланган.
Бу төр “җәза” икенче бер төркем тәрбиячесе ярдәме белән киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. Иртәнге киңәшмәдә ул балаларны салкын бүлмәдән алып чыгуы турында хәбәр итә. Бакча мөдире “кар алиһәсе”нә шелтә белдерүе турында әйтә. Соңрак тәрбиячене эшеннән алалар. Әти-әниләр исә шикаять белән прокуратурага барырга җыена.