Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Безнең әни ундүрт мендәр, җиде сандык тутырган

Әнкәйләр...Картайгач та мөлаем,матур булып кала белгән бәһасез асыл затлар. 
Алар безгә сулар һава, эчәр су,бөтен җиһанга яктылык һәм җылылык биргән кояш кебек кирәк.Хатын-кыздан башка ашның тәме,дөньяның яме, яшәешнең дәвамы булмас иде. Еллар агышы йөзләренә җыерчыклар өстәп, чәчләргә чал кертсә дә күзләреннән яктылык, җылылык, иман нуры бөркелә аларның.Авылыбыз абыстае Минебанат апа Гарипова нәкъ шундый сыйфатларга ия хөрмәткә лаек олуг зат.80 нче дистәне тутырган дип әйтеп булмый әле аны.
 
Бәлки һәр көнен догалы, намазлы уздырганга йөзе нурлыдыр аның? Әллә инде кешеләргә карата кылган изгелекләре,матур эшләре чагыла микән аның күзләрендә? Аның тыныч,күңелгә ятышлы тавышыннан тормышның әчесен дә, төчесен дә татыганлыгын сизәргә була.Әйе,балачактан күрә башлаган авырлыклар аны гомер көзенә кадәр озата бара.
 
“Сугыш башланганда миңа 6 яшь тә тулмаган иде әле.Без 4 бала калдык.Әтине озатырга Бөкәш военкоматына килдек.Мин әтиемне җибәрәсем килмичә аягын кочаклап елаганымны хәтерлим”- дип искә ала Минебанат апа.
 
Балачактагы бер вакыйга аның күңел түренә аеруча сеңеп калган. Яз көне әниләре аны һәм абыйсын, сыер астына җәергә булмасмы дип юл буеннан салам җыярга чыгарып җибәрә.Тамчыдан күл җыела дигәндәй,тырыша торгач шактый гына салам җыела.Ләкин шулвакыт колхоз каравылчысы чыгып балаларның бөтен җыйган саламын тартып ала. Әле тагын җитмәсә кызның башындагы шәлъяулыгын,абыйсының бүреген дә алып кала, ә үзләрен бер айгыр янына ябып куя.Минебанат апа бик нык курыкканын әле дә хәтерли.
 
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
 
Фәйрүзә Бадамшина.
 
Фото redrs@mail.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus