УЙЛА ӘЙДӘ
Үткәннәргә сине кайтарам -
Ялгызың калыр өчен,
Онытырга безнең булган
Сихри мәхәббәт көчен.
Чагыштырыр идең шунда
Минсез, минле чагыңны.
Акылың: - Нигә сөйдең?, диеп
Тиргәр микән җаныңны?
Бәлкем әле телисеңдер
Яңадан яратырга?..
Уйла әйдә бар вакытың
Кирегә кайтартырга...
Роберт Шаймарданов.
02.03.15
Фото: http://partners.skidkaest.ru/offers/past/city/15/page/82