Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бәткедә бадминтон буенча район беренчелеге ярышлары булып узды (ФОТО)

Узган шимбә көнне Бәтке мәктәбендә бадминтон буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район беренчелегенә шәхси-команда ярышлары булып узды.

Район күләмендәге бәйгенең нәкъ менә Бәтке мәктәбендә мәктәбендә үткәрелүе очраклы түгел. Бу мәктәптә бадминтон иң популяр спорт төрләреннән санала. Барлык укучылар да яратып уйныйлар аны.

Ярышта 6 мәктәп командасы, барлыгы 52 яшь спортчы катнашты. Алар 8 яшь категориясенә бүленеп көч сынаштылар. Барлыгы 15 призлы урын алып Бәтке мәктәбе командасы (тренер Рәис Хәлилов) беренче урынны яулады. Зал хуҗаларына стеналар да булышты булса кирәк. Ранил Сөләйманов, Ризәлә Хәлилова, Никита Талалаев, Дамир Хисмәтов, Нияз Хисмәтов, Гүзәл Нуриева үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алдылар.

Икенче урынга Балык бистәсе икенче мәктәбе һәм гимназия укучыларыннан торган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы чыкты. Бу командадан Салават Галиуллин, Зилә Сөнгатуллина, Руслан Нәбиуллин, Даря Бочарова, Алсу Сафина беренче урыннарда калдылар.

Тренер Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге Күгәрчен мәктәбе бадминтончылары өченче урында калдылар. Рәмис Нәбиуллин, Айсылу Динмөхәммәтова беренче урыннарны алдылар.

Ярышларның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтәсе килә. Турнир һәр яшь группасында иң көчле, перспективалы бадминтончыларны ачыкларга мөмкинлек бирде. Алардан тупланган җыелма команда Татарстан укучыларының X нчы Спартакиадасында район данын яклаячак.

Илгиз Җамалиев.

 

 

 

 

 

 

Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus