Котлыйбыз!
Күгәрчен авылында яшәүче Дильшат Мирза кызы ХӘСӘНОВАның 5 март көнне 80 яшьлек юбилее.
Кадерле апабыз! Күркәм юбилеең мөбәрәк булсын!
Олы тормыш юлында барлыкка килгән авырлыклар алдында югалып калмыйча үзеңдә яшәргә көч таптың, ныклы рухлы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып кала алдың.
Синең тыныч, сабыр, күркәм холкың бүген дә бик күпләргә үрнәк.
Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән тормыш матурлыкларыннан ямь табып, шатлыкларына күмелеп яшәргә насыйп булса иде.
Барлык туганнар исеменнән масловка авылында яшәүче энең Марсил Җаббаровлар гаиләсе.