Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Татарстан – Яңа гасыр" каналында — телемарафон

9 март көнне "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "ҖИҢҮ" акциясенә теләктәшлек йөзеннән турыдан-туры эфирда телемарафон үткәрә.


Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү алдыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү максатыннан "ҖИҢҮ" акциясен игълан итте.

Шәхси затлардан, шулай ук республика предприятиеләреннән "ҖИҢҮ" фонды счетына күчкән акчалар ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәренең ихтыяҗларына юнәлдереләчәк.

9 март көнне "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы эфирында 9.00-11.00, 15.00-17.00 һәм 19.00-20.00 сәгатьләрдә «Свет Победы» - "Җиңү балкышы" телемарафоны кысаларында  сугышка бәйле билгесез фактлар халыкка игълан ителәчәк, сугышта катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклашачак, тамашачылар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр тыңлаячак. Телемарафон кунаклары ветераннарга күрсәтелә торган ярдәм, фонд тарафыннан җыелган акчаларның кая юнәлдереләчәге, республикада яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшенең ничек куелуы, совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән бөек батырлыгы турында истәлекнең ни рәвешле саклануы, сугыш хәрәкәтләре барган урынарда эзләнү эшләренең ничек авып барылуы, Татарстан Республикасы Хәтер китабының ни рәвешле тулылануы хакында сөйләячәк.

Хәйрия акчаларын түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"

420124, г.Казань, ул.Меридианная, д.1а

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК г. Казань

БИК 049205805

к/с 30101810000000000805

назначение платежа: "Добровольное пожертвование на благотворительную акцию "Победа".

 

http://intertat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus