Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшь барса да егетләр, без һаман да егетләр( дустыма багышлау)

Мин кычыткан- нигеземнән шыткан,

Тамырларым белән береккән.

Минем каным ага җаным буйлап-

Әниемнән иңгән кендектән.

 

Үткән сукмакларым  барлаганда,

Бөрчек- бөрчек нурым ялтырый.

Үткәннәрем -  гомер  дисбесендә,

Туарым да матур юл сорый.

 

Йә әйтегез, кемгә каршы төштем,

Кемнең юлын кистем аркылы?

Мине әйдәп барды тормышымда,

Өмет белән намус ялкыны!

 

Абынганым булды, күтәрделәр ,

Күтәрделәр ихлас дусларым.

Мин беләмен инде гомеремдә-

Фасылларым барын,  яз барын.

 

Кесәм буш булганда тиеннәргә,

Мин өләштем  соңгы  саманым.

Тик сатмадым гомер юлларымда –

Дусларымны һәм дә иманым.

 

Әҗәл тоткан чакта якалардан,

Бары бер теләгем булгандыр-

Кайгыларда түгел микән туган,

Күршеләрем ,якын дусларым?

 

Менә шулай үтелгәндер гомер,

Гомерләрдә күкрәр сәгатьләр.

Ходай бүләк итте һәр көнемә-

Бары сөю һәм дә сәгадәтләр.

 

Гомер үлчәвендә басып торам,

Күрәм , шактый җыйган алтыным?!

Алтыннарым бүген сезнең алда -

Тулып торган олуг табыным!.

 

Исертәсең язмыш, кайтасың  да,

Кайтасың да үткән елларга.

Төкерепләр багыйк  барчасына,

Һава булган чакта суларга,

Чакырганда язмыш юлларга!

 

Сезнең алда, сәҗдә басып торам-

Дөнья шашар хисем агыла.

Кеше гомер үткәнендә яши,

Дәкыйк кылганына  табына.

 

Мин бер кадир сезнең алдыгызда-

Бүген шулай тоям үземне.

Тик аңлагыз шуны. Көтмим эле,

Көтмим эле гомер көземне!

 

 

Вазыйх Фатыйхов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus