Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

28 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.04 сәгатьтә калка, 3.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.36 сәгать.

Бүген бар нәрсәдә саклык һәм игътибар зарур. Кешедә искиткеч зур көч уяна, аны иҗади файдаланырга кирәк. Кулдан төшеп киткән пычак-чәнечке куркыныч турында кисәтә. Башлаган эшне ахырына җиткезү хәерле. Нерв системасы, үпкә, ашказаны зәгыйфь. Ач тору яхшы нәтиҗә бирә. Ай Кыслада чакта хыялыйлык арта, ирләр-хисчәнрәк, хатын-кызлар еларга яратучан була.

Буынга тоз утырса (1)

Бу – күп кешегә таныш күренеш, муенны боргалаганда, чүгәләгәндә шыгырдау тавышы ишетелә. 50 грамм дәфнә (лавр) яфрагын 300 миллилитр суда 5-8 минут кайнаталар, термоста 2 сәгать төнәтәләр, марля аша сөзәләр һәм көн дәвамында әз-әзләп (бер эчкәндә 1 аш кашыгыннан арттырмыйча) эчеп бетерәләр. 3 көн рәттән эчкәч, 7 көн ял итәләр дә, тагын дәваланалар. 3 айга 1 тапкыр, ә аннан соң елына 1 тапкыр дәвалану яхшы нәтиҗә бирә.

1 март (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка, 4.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.41 сәгать.
 
Игелек, мәрхәмәт күрсәтү, бүләк, сәдака өләшү көне. Ачуланырга, усалланырга ярамый. Беркем белән дә сүзгә килмәү хәерле – татулашу авыр булачак. Йөрәкне саклау зарур. 1, 2 мартта тиз өлгерә торган томат, борыч, баклажан, кыяр, берьеллык чәчәк орлыкларын чәчәргә кирәк.

Буынга тоз утырса (2)

Көздән казып алып киптерелгән көнбагыш тамырларын ваклыйлар, эмальләнгән савыттагы 3 литр суга 1 стакан тамыр салып, 3 минут кайнаталар да, 2-3 көн буена эчеп бетерәләр. Аннары тамырларны – 5 минут, өченче тапкырында 10-15 минут кайнаталар. Һәр өлеш чәйне 2-3 көн эчәләр, бу вакытта артык тозлы һәм яндыргыч борычлы ризык ашауны чиклиләр.

2 март (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 14.05 сәгатьтә калка, 4.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.46 сәгать.
 
Белем, мәгълүмат алу өчен уңай көн. Яңа эш башларга, җитди карарлар кабул итәргә ярамый. Йөрәк, тире зәгыйфь. Ай Арысланда чакта ял итү, күңел ачу хуплана, ә менә кием-салым, аяк киеме сатып алырга киңәш ителми. Көннең символы – тәгәрмәч, шуңа үзгәрешләр күп булачак.

Яз башы

Язын матдәләр алмашының интенсивлыгы кими, вирусларга каршы көрәшә торган иммун күзәнәкләрнең эшчәнлеге әкренәя. Иммунитетны ныгыту өчен кызыл төстәге җимеш һәм яшелчә соклары эчү файдалы. Беренче атнада көненә 3 тапкыр яртышар стакан, икенчесендә көненә 2 тапкыр яртышар стакан, өченчесендә инде төш вакытында гына яртышар стакан эчәргә кирәк. Төрле сокларны чиратлаштыру файдалы. Кирәк булса, дәва курсын 10 көннән соң тагын кабатларга була.

3 март (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.09 сәгатьтә калка, 5.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.51 сәгать.

Бүген башланган эш уңышлы булыр. Төрле билгеләргә, кисәтүләргә игътибар итәргә, киңәшләрне тыңларга кирәк. Йөрәк, кан әйләнеше системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Ач тору файдалы. Ай Арысланда чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә.

Кан тамырларын ныгыту

Дөньяда миллиардтан артык кешенең йөрәге авырта. Сәбәпләре – стресс, йогышлы чирләр, тәмәке тарту, начар көнкүреш шартлары, дөрес тукланмау. Кан тамырларына бигрәк тә Р витамины кирәк, ул аларның тышчасын ныгыта. Әлеге витамин цитрус җимешләрендә, карабодайда, кара карлыганда, петрушкада, йөземдә, күк җиләктә (голубика) күп. Укроп, сельдерей, шпинат, кәбестә йөрәкне ныгыта, кан басымын төшерә.  Кишер, торма, кәбестә кан әйләнешен яхшырта.  Укроп, бәрәңге, яшел фасоль һәм салат, кыяр, чөгендер, помидор, кәбестә матдәләр алмашын, ашкайнатуны җайга сала, ялкынсынуны киметә.

4 март (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.14 сәгатьтә калка, 5.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.55 сәгать.

Бернинди әһәмиятле эш башларга ярамый. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе игътибар сорый. Ризык кайнар булырга тиеш, бигрәк тә борчак, фасоль файдалы. Ай Кызда чакта кешедә пөхтәлек, төгәллек арта, өйдә һәм эштә тәртип урнаштырасы килә. 4-7 мартта бүлмә гөлләрен күчереп утырту, рассадага яшелчә һәм чәчәк чәчү уңай нәтиҗә бирә.

5 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 17.19 сәгатьтә калка, 6.01 сәгатьтә бата. 22 сәгать 7 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 11 сәгать.

Бүген тышкы көчләр кеше аңына һәм тәненә гармонияле тәэсир итә. Ашыкмыйча гына җәяү йөрү хуплана. Дулкынланырга, кычкырырга, дорфалык күрсәтергә ярамый.

6 март (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.25 сәгатьтә калка, 6.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.04 сәгать.

Ай тулы вакытта акыл түгел, ә хисләр өстенлек итә. Хисләр ташкыны каршылыклар, низаглар китереп чыгарырга мөмкин. Кан әйләнеше, ашкайнату, нерв һәм бизләр системасына, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Ай Кызда чакта майлы һәм итле ризыкларны чикләргә кирәк.

Кабаклы коймак бәлеше

3 йомырка, 1 стакан сөт, 1әр чәй кашыгы тоз һәм шикәрне туглап, коймакка дигәннән куерак итеп камыр ясыйлар, аннары 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм вак угычтан уылган 1 стакан кабак кушып, 7 зур коймак пешерәләр. 250 грамм каты сырны уып, шуңа издерелгән 4 бүлем сарымсак, вак итеп туралган укроп кушып, эчлек әзерлиләр. Коймак өстенә (табадан алгач ук) майонез сылыйлар, сарымсаклы сырны сибәләр, кат-кат итеп өяләр. Иң өстәгесенә уылган сыр гына сибәләр. Сыр эресен өчен, 2 минутка микродулкынлы мичкә куеп алалар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus