Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ҮЛЕМЕ ДӘ ЯҢГЫРАР ҖЫР БУЛЫП...

Каһарман-шагыйребез Муса Җәлил батырлыгын киндердә мәңгеләштерүче рәссамнарыбыз байтак. Шуларның берсе – Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Аршинов. Гомумән, бу кылкаләм остасы шагыйрьләр иҗатына битараф түгел. Аның А.Данте, Т.Элиот, М.Цветаева, Г.Тукай, Б.Әхмәдуллина шигырьләренә багышланган рәсемнәр шәлкемнәре шуны искәртә.

Сәнгать белгечләренең әйтүләренә караганда, В.Аршинов рәссам буларак 1960 елларда калыплаша. Ә илебез сәнгате, әдәбиятында бу чор иҗат иреге белән истәлекле. Рәссам В.Аршинов иҗатындагы ирек хисе бүгенгәчә сакланган. Аның М.Җәлилгә багышланган рәсемнәр шәлкемендә символизм  көчле. Рәсемнәр шигырьләргә иллюстрация буларак башкарылган булса да, мөстәкыйль сәнгать әсәрләре сыман тоела.  “Үлмәс җыр” шәлкеме графика төренә карый, әмма анда авторның төсле картиналар ясаучы, скульптор, монументалист буларак та осталыгы чагыла.

 

В.Аршинов Җәлилебез каһарманлыгын 1975 елда рәсемгә төшерә башлаган. Һәм бүген дә бу тема тирәсендә иҗади эзләнүләрен дәвам итә. “Әтием сугышта катнашты, әнием репрессия корбаны булды, шуңа күрә сугыш, ватанпәрвәрлек темалары миңа бик якын”, - ди рәссам үзе. Бүгенге көндә Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә, графика залында “Үлмәс җыр” рәсемнәр шәлкемнәре белән танышырга була.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus