Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әфган сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә ир-атлар арасында волейбол турниры булды. (ФОТО)

"Алинә" универсаль спорт залында Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз, Алпар авылы егете Ирек Сөләйманов истәлегенә ир-атлар арасында волейбол турниры булды.
 
 
Әфган халкына интернациональ ярдәм күрсәтү, дип аталган, кешеләр теленә "Әфган сугышы" булып кергән һәм ун елга сузылган хәрби хәрәкәтләр илебезгә шактый югалтулар китерде. 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә чаклы дәвам иткән сугышларда Әлки районыннан да 157 ир-егет катнашты. Аларның дүртесе туган ягыбызга әйләнеп кайтмады.
 
 
Волейбол бәйгесе барышында  Ирекнең бертуган абыйсы Илшат Сөләйманов белән сөйләшеп тордык.
 
–Ирек тарих, география фәннәрен бик ярата иде. Мәктәп китапханәсеннән кочагы белән китаплар күтәреп кайта иде. Дөнья хәлләре белән бик кызыксынды. "Балакаем, күзләреңне бетерәсең бит, шул хәтле укыма",–дип әнкәй күпме әрләсә дә, барыбер китап укуын ташламады.
 
Татвоенкоматка хәтле озата бардым үзен. "Кайгырма, абый, армия еллары узганын сизмәбез дә әле", дип  саубуллашканда әйткән соңгы сүзләре һаман колагымда яңгырап тора,–ди Илшат абый.
 
Ирек Әфганстанда хезмәт итә. 1981 елның апрелендә сугышчан задание үтәгәндә аның гомере өзелә. Тормышны өзелеп яраткан егеткә бу вакытта нибары 19 яшь була…
 
 
Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ егетләребез  исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән районыбызда байтак эшләр башкарыла. "Боевое братство" район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов бу өлкәдә башлап йөрүче.
 
Турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин ачып җибәрде. Аннан  генерал-майор Владимир Монстренко, республиканың сугыш инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә зыян күрүчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев спортчыларны сәламләделәр. Рөстәм Шәйхетдиновка һәм Илшат Сөләймановка район хакимиятенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбль башкаруында җырлар яңгырады.
 
 
Турнирда, районыбызның "Медик", "Алпар" һәм "Әлки" җыелма командасыннан тыш, күрше Алексеевск, Нурлат, Спас районнары волейболчылары да көч сынашты. Уенчылар  бер-берсенә  аз   гына да йомшаклык күрсәтмәде, һәркем җиңүгә омтылды.
 
Киеренке ярышлардан соң дүрт команда лидер калды. Алар үзара өч призлы урынга дәгъва кылып уйнадылар.  "Алпар" командасын 2:0 исәбе белән җиңеп, "Медик" өченче урынга лаек булды.
 
 
Беренче урын өчен Алексеевск һәм Әлки җыелма командалары көрәште.
 
Беренче партиядә  күршеләребез үзләренең өстенлеген раслады. Икенче һәм өченче партияләрдә исә әлкилеләр, уенны тулысынча үз файдаларына  үзгәртеп, нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Шулай итеп, районыбыз җыелма командасы  турнир  чемпионы   булды. Призлы урыннарны алган командаларга медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus