Шоферлар да, җәяүлеләр дә кагыйдә боза
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 10 февральдән 20 сенә кадәр дәвам иткән “Җәяүле кичүе” профилактик акциясенә нәтиҗә ясадылар.
Бу чорда автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвенең ике очрагы (1500 сум штраф), өч мәртәбә җәяүлеләрнең тиеш булмаган урында юл аша чыгуы (500 сум штраф) теркәлде. Шулай ук җәяүлеләр кичүенең тиешле кагыйдәләргә туры китереп җиһазланмавы өчен бер вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды.