Узган атнада Зәй районы эчке эшләр бүлегенә җинаятьләр турында 27 хәбәр кергән. Шулар арасында 1әр очрак урлашу, наркотик матдә саклау, мошенниклык, ялган акча куллану, кыйнау, чит кеше милкенә зыян салу һ.б белән бәйле.
22 февраль көнне көндез “Тәмле” кибетеннән 30 – 35 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз азык-төлек урлап чыгып китә. Кибеткә килгән зыян 2230,43 сум тәшкил итә. Шәһәр-район эчке эшләр бүлеге әлеге хәл турында нәрсә дә булса белүчеләрдән җинаятьне ачуда ярдәм сорый. Фаразлаулар буенча әлеге хатын-кызның буе 165–170 см, чәчләре кара, ул кызыл резинка белән артка җыеп куелган, кигән киеме кара төстә, якасы кара һәм кызыл-сары төсле мехлы, кысып торган кара чалбардан, аягында караңгы төстәге кыска итек, эләктермәсе алгы өлештә, кулында кара сумка. Хәбәр итү өчен телефоннар: 7-02-02, 3-01-99, 7-14-21.