Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда мәдәният идарәсе мәктәп укучылары арасында Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга, Муса Җәлил иҗатына, Туган тел көненә багышлап шигырь укучылар фестивале оештырды.
- Максатыбыз, бер яктан, балалар арасында яңа талантларны ачыклау булса, икенче яктан укучыларны билгеле шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнүгә, аларга игътибарлы булырга өндәү. Ул хәзер күркәм традициягә әйләнеп килү сәбәпле, балалар фестивальгә алдан әзерләнеп, аны көтеп алалар, - ди мәгариф идарәсе методисты Кәүсәрия Кузнецова.
Быелгы фестивальдә исә шәһәр, авыл мәктәпләреннән иң талантлы 20 бала катнашты, аларның һәрберсе дипломнар белән бүләкләнде.