Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе районы китапханәсендә туган телгә багышланган чара булып узган

21 февраль–Бөтендөнья туган тел көне. Узган атнада район үзәк китапханәсендә туган телгә багышланган күркәм чара булып узды. Аны, әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова Балык бистәсе гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән берлектә оештырды.
Залның “Без туган илебезне һәм туган телебезне бик яратабыз”, “Туган телне өйрәнү бөек эш ул” дигән плакатлар белән бизәлеше һәркемне бәйрәм рухына әйдәде кебек.
 
Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән башланды. Укучыларның ана теленең матурлыгын шигъри юллар аша башкаларга әйтә белүләре сөендерде. Кечкенәдән хыялланырга өйрәткән, әкиятләребездә тапкырлыгын, җорлыгын күрсәткән, җырларыбызны моңлы һәм хисле иткән туган телебезнең никадәр бай икәнлеген сәнгатьле укылган шигырьләре белән җиткерде алар. Әлбәттә, монда Балык бистәсе гимназиясенең бай тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Альбина Җамалиева белән Гөлчәчәк Миңнуллинаның роле зур. Чөнки гаиләдә ана телен үз иткән бала мәктәптә укытучысы ярдәмендә аны тагын да камилләштерә, сөйләмен баета.
 
Кичә ахырында Фәүзия Хөсәенованың туган телнең әһәмиятенә басым ясап әйткән сүзләре һәркемнең күңеленә үз асылында барып ирешкәндер:
–Халкыбыз күп михнәтләр аша үтеп телен саклап кала алды. Ә милләтнең саклануы телгә бәйле. Шуңа да туган телебезне югалтмау, аны үстерү, матурлыгы өчен көрәшү–һәрберебезнең изге бурычы,–диде ул.
 
Китапханәдән кайтыр юлга чыккан балаларның үз телебездә–татар телендә иркенләп  сөйләшүләре, кичәдән канәгать булулары  милләтебезнең барлыгына, яшәренә өмет-ышанычны тагын да ныгытты.
 
Фарваз Каюмова.
 
Фото из архива редакции.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus