Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып узды

Узган  атна ахырында район мәгариф бүлегенең Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында мәгариф системасының 2014 уку елындагы эшчәнлеге һәм 2015 елга куелган бурычлары хакында киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнашты.
Узган уку елы нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар белән таныштыру чыгышында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков башкарылган эшләрне билгеләп үтте.
 
–Мәгариф өлкәсендә республика рейтингы буенча районыбыз 2014 елны беркадәр алга сикереш ясады. Моны, әлбәттә, ирешкән уңышларыбызның нәтиҗәсе дип бәяләргә мөмкин. Республика буенча авыл җирлекләрендәге иң яхшы 100 мәктәпләр исәбенә безнең Шомбыт, Балыклы Чүкәй, Югары Тегермәнлек мәктәпләренең кертелүе дә күрсәткечләрнең яхшы булуын дәлилли. Әмма камиллеккә чикләр юк. Без үз алдыбызга, бүгенге көн кадагындагы төп мәсьәлә–бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне һәм аларның үтәлешен тагын да югарыга күтәрүне максат итеп куйдык,–диде ул.
 
Әлбәттә, укытуда яңа технологияләрне кулланып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Ел дәвамында районыбыз мәктәпләренә 21 моноблок, 4 интерактив такта кайтартылган. Компьютерлар белән җиһазланыш һәрдаим яңартылып тора. 
 
Киңәшмә фикер алышулар белән дәвам итте. Республика кунаклары үз чыгышларында укытудагы яңа таләпләргә, технологияләргә, шул ук вакытта белем сыйфатына игътибарны арттыру кирәклеген ассызыклап үттеләр. Бүгенге көндә Сингапур системасының мәктәпләргә кертелүенең дә укучыларны фикерләргә, лидерлык сыйфатларына өйрәтүдә ярдәме зур Болар исә барысы да дәүләт имтиханнарында чагылыш таба. Төгәл фәннәрдә укучы белеме белән үз фикерен тәңгәлләштерә белергә, баетырга тиеш. Мәктәпләрдә 9-11 сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерлек өчен өстәмә дәресләр куелу да үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмас әлбәттә.
 
Фәрвәз Каюмова.
 
Фото из архива редакции.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus