Бу көннәрдә Балтач муниципаль районы Карадуган урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда М. Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш гомуми урта белем мәктәбенең Х сыйныф укучысы Зөһрә Мингалина катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Йосыпова). Дипломны Зөһрәгә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин тапшырды.