Экспертлар биатлончы Якимкинаның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклаган
21 февральдә Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде.
Экспертиза күрсәткәнчә, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы кызның үлеменә китергән.
– Алинаны иртәгә җирләячәкләр. Бүген иртәнге 8 дә Төмәннән аның җәсәден туган ягына алып кайтып киттеләр, – дип белдергән Удмуртиянең физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча министры Игорь Краснов.