Ватанны саклаучылар көнендә полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары хатынын атып үтергән
Әлеге фаҗига 23 февральдә сәгать дүртләрдә гаиләнең үз фатирында була.
Ир белән хатын арасында купкан бәхәс аяныч тәмамлана, ачуы чыккан ир – Чаллы шәһәрендә Тукай районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, 36 яшьлек "Сайга" ау карабиныннан хатынын ата. Сул як күкрәге яраланган 33 яшьлек ханым урында ук җан бирә.
Әлеге факт буенча Татарстан Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәре тоткарланган, ул күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Якын арада тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк.