Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен һич тә онытырлык түгел", ди

Ватанны саклаучылар дигәндә без беренче чиратта илебезне  фашизм коллыгыннан йолып калган ветераннарыбызны күз алдында тотабыз. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының берсе  – Яңа Чаллы авылында яшәүче 95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен  һич тә онытырлык түгел", ди.
 
– Миңа 10 яшьләр тирәсе булгандыр, өебездән бөтен нәрсәне җигүле ат арбасына төяп алып чыгып киттеләр. Бу байлар белән ярлыларны  тигезләү еллары иде,–дип сөйли Габделхак ага балачак хатирәләрен яңартып. 
 
Җиде сыйныфны тәмамлаган елны ул инде яшьтәшләре белән  колхоз басуында сука сукалый, печән җыя.
 
– Иртәдән кичке караңгыга кадәр эшли идек. Хезмәт көне өчен бер килограмм икмәк белән исәп-хисап ясадылар,–ди ветеран.
 
1939 елда Габделхак Кызыл Армия сафларына чакырыла. Владивостокта, Монголиядә, Якутскида хезмәт итә. 1942 елда ул фронтка алына. Отделение командиры итеп билгеләнә. Авиациядә хезмәт итә, зур бәрелешләрдә катнаша, күп иптәшләрен югалта. Японнарга каршы сугышта егет каты яралана, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланып, 1946 елда туган якка әйләнеп кайта. 
 
Ул хуҗалыкта озак еллар бригадир, балта остасы, механизатор булып эшли. Һәр җирдә үзен тырыш хезмәткәр итеп таныта. Фаһирә исемле кыз белән тормыш коралар, биш бала үстерәләр. Ачы хәсрәт тә күрергә туры килә – бер кызлары бик яшьли  фаҗигале төстә  дөньядан китә.
Фаһирә апаның да бакыйлыкка күчүенә ике ел була инде. Сугыш ветераны хәзер төпчек кызы Рәмзия янында гомер итә. 
 
– Бүгенге тормышыбыз шулкадәр матур. Кадерен генә белергә кирәк, –ди Габделхак ага. – Авырлыкларны күп күрде безнең буын. Әмма хөкүмәтебез, район җитәкчеләре бик хөрмәтли, кадерли без ветераннарны. Нинди гозерләрегез бар дип сорап кына торалар. 
Ветеранның бүген иң зур теләге шул: сугышлар гына булмасын.
 
– Ил белән идарә итүчеләр Бөек Ватан сугышы сабакларын онытмасын, туган җиребездә, бөтен дөньяда тынычлыкны саклау өчен һәр көн, һәр сәгать кайгыртсыннар иде, – ди Габделхак Шагалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus