Котлыйбыз!
Олы Әшнәк авылында яшәүче кадерле кешебез Бибигалия Хәмидулла кызы ГАРИПОВАга 20 нче февральдә 95 яшь тула.
Әниебез, әбиебез! Сине күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез.
Исәнлек-саулык, якыннарыңнан ихтирам һәм хөрмәт тоеп яшәвеңне телибез.
Күңел тынычлыгы белән кайгы-хәсрәтләрсез хәерле гомер кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.