Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Иң бәхетле әни” кайда яши?

8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан “Әлмәт таңнары” яңа бәйге игълан итә. “Иң бәхетле әни”не эзлибез!

“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - ана булуда!” – дип яза шагыйрь Һади Такташ. Хак сүзләр.  

Бәйгегә хатын-кызларны, әниләрне бәхетле мизгелдә “тотып алган” фотосурәтләр көтеп калабыз. Балалар белән, йөкле чакта төшкәннәрен, шулай ук элекке хатирәләрне яңартырдайларын да җибәрә аласыз. Иң мөһиме – фото сезнең бәхетне ачып бирсен.

Җиңүчене “Новая стоматология”дән сертификат көтә!

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Матур шигырь юллары да кабул ителә. Фотоларны 17 февральдән алып 20 февральгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына “Иң бәхетле әни” бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 20 февральдән алып 9 мартка кадәр барачак. Җиңүчене 9 март көнне игълан итәчәкбез. 

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак. Иң күп тавыш җыйган хатын-кыз җиңүче дип табылачак һәм “Әлмәт таңнары” бүләген алачак.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus