Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Җәзаларны үтәтү федераль службасының Балык бистәсе район буенча җинять-башкарма инспекциясендә 47 хөкем ителгән кеше исәптә тора

 Аларның күпчелеге төзәлү юлына басканнар. Әмма араларында бирелгән җәза таләпләрен үтәмәскә омтылучылар да бар икән. Болар хакында җинаять–башкарма инспекциясе начальнигы Александр Крайнов белән әңгәмә кордык.

-Александр Владимирович, бирелгән җәза таләпләрен үтәмәүче хөкем ителүчеләргә карата нинди профилактик чаралар кулланыла?

-Исәпкә куелганда ук хөкем ителүче турында барлык мәгълүматны тупларга тырышабыз. Суд карарын җентекләп өйрәнәбез. Нинди маддә буенча хөкем ителгән, гаебен таныганмы, җинаять җаваплылыгына тартылганмы? Бу аның кабат хокук тәртибе бозуга барырга сәләтлеме, юкмы икәнен билгеле бер дәрәҗәдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Психологик хезмәт белгечләре хөкем ителүченең шәхси аермалыкларын ачыклыйлар, аның алга таба үз-үзен тотышын прогнозлыйлар, рекомендацияләрен бирәләр.

-Шулай да, хөкем ителүчеләрнең җәзадан качып йөрү очраклары аз түгел. Җинаять-башкарма инспекция контроленнән качучыларны эзләү ничек башкарыла?

-Җәмгыяттән изоляцияләмичә хөкем ителүченең кайда булуын ачыклау, аны эзләүне игълан итъ гамәлдәге законнар белән регламентацияләнә. Хөкем ителүченең инспекция контроленнән качу факты билгеләнгән көнне, хезмәткәрләр аны эзләү буенча беренчел чаралар күрәләр. Ул 30 көн дәвамында алып барыла.

-Ә төгәлрәк, нинди чаралар күрелә?

-Беренчедән, хөкем ителүченең югалуы турында мәгълумат Россия  Җәзаларны үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча эзләү бүлегенә, Балык бистәсе районы буенча эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителә. Алар үз чиратларында, дежур булек хезмәткәрләренә, участок уполномоченныйларына җиткерәләр. Алга таба туган-тумачаларын, күршеләрен, хөкем ителүченең кайдалыгын белү ихтималы булган башка гражданнарны сораштырабыз. Берүк вакытта медицина учреждениеләренә, мәетлекләргә мөрәҗәгть итәбез. Шулай ук аның тикшерү изоляторына эләгү ихтималы да тикшерелә. Чөнки ул бу вакыт арасында яңа җинаяттә кылырга мөмкин бит.

Әгәр 30 көн дәвамында хөкем ителүченең кайда булуыө ачыкланмаса, материаллар Россия  Җәзаларны үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча эзләү бүлегенә җибәреләләр. Алга таба бу мәсҗәлә белән оператив хезмәткәрләр шөгылләнә башлый.

-Бирелгән җәзадан, җинаят-башкарма инспекция контроленнән качырга маташучыларга карата нинди санкцияләр кулланыла?

-Россия Федерациясенең җинаят-башкарма закончалыклары нигезендә, 30 тәүлектән артык җинаять-башкарма инспекция контроленнән качып йөргән хөкем ителүчегә карата материаллар судка җибәреләләр. Анда җәзаны катгыйракка алыштыру мәсьәләсе карала.

2014 елда Россия  Җәзаларны үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча эзләү бүлегенә җәзадан качып йөрүчеләр турында ике материал җибәрелгән иде. Шулардан бер хөкем ителүче табылды,икенчесе суд карары белән ирегеннән мәхрүм ителде.

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фото: http://news.rambler.ru/19861793/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus